Бөгелмә авазы

Узган атнада Бөгелмә районында коронавирус инфекциясе белән йогышлануның ике яңа очрагы теркәлгән

Вәзгыять, шул исәптән, әлеге авыруларга бәйле хәлләр дә Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабның контролендә тора.

“Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнары буенча территориаль бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада (6 – 12 июльдә) Бөгелмә районында хастаханәдән тыш пневмонияләрнең 100 очрагы теркәлгән, бу – аннан алда узган атна дәрәҗәсендә (102 очрак). Авыручыларның 26сы хастаханәгә урнаштырылды.

Коронавирус йоктыруның ике очрагында да чир уртача авырлыкта уза, чирләүчеләр амбулатор дәвалауда. Әлеге зәхмәт элемтәләр нәтиҗәсендә эләккән,  аларның чирне кемнән эләктергәне дә ачыкланды һәм медицина күзәтүе астына алынды. Ул кешеләр белән лаборатор тикшерү үткәрелә.

Барлык гражданнарга, бигрәк тә хәтәр төркемгә керүче затларга (өлкән яшьтәгеләргә, хроник авырулары булган кешеләргә) җәмәгать урыннарына баруны мөмкин кадәр киметергә, шәхси гигиена кагыйдәләрен аеруча төгәл үтәргә, социаль яки сәүдә объектларында булганда битлек, пирчәткәләр кияргә, ә хәл начараеп киткән очракта, өйдә калырга һәм медицина ярдәме сорап, дәвалау учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә.

Вәзгыять, шул исәптән, әлеге авыруларга бәйле хәлләр дә Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабның контролендә тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: