Бөгелмә авазы

Уттан калмый

21 февраль көнне төнге 4 тулганда шәһәрнең Ленин урамы, 135 йорты ишегалдында "ВАЗ-2114" машинасы янган. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә инде машинаны коткарып калу мөмкин булмый, аның янәшәсендә торган "ВАЗ-21099" һәм "ГАЗ-3110" автомобильләренә куркыныч яный. 4 тула 5 минутта янгын тулысынча сүндерелә. Әлеге 2 машинага зыян килә - аларның буяулары купшакланып...

21 февраль көнне төнге 4 тулганда шәһәрнең Ленин урамы, 135 йорты ишегалдында "ВАЗ-2114" машинасы янган.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә инде машинаны коткарып калу мөмкин булмый, аның янәшәсендә торган "ВАЗ-21099" һәм "ГАЗ-3110" автомобильләренә куркыныч яный. 4 тула 5 минутта янгын тулысынча сүндерелә. Әлеге 2 машинага зыян килә - аларның буяулары купшакланып куба. Янгынның сәбәбе ачыклана.
23 февраль көнне Ленин урамының 3 нче йортыннан янгын чыгу турында хәбәр алына. Көндезге 9 тулып 10 минутта 2 бүлмәле фатирның йокы бүлмәсендә розетка яна башлый, часть хезмәткәрләре килеп җиткәнче хуҗа утны үзе сүндерә. Фатир артык зыян
күрми, җиңелчә төтен тарала һәм розетка эреп бетә, аның тирәли 20 квадрат сантиметр урында обойлар яна.
Янгынның сәбәбе - көндәлек электр приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: