Бөгелмә авазы

Ут миһербан белми

3 июнь көнне Подгорный бистәсендә янгын чыкты. 5х9 метрлы сарай яна анда. Кичке 5 тула 50 минутта янгын сүндерүчеләр хәбәр ала, алтынчы ундүрт минутта инде утны сүндерәләр. Бөгелмә янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы, эчке служба капитаны Павел Александров хәбәр итүенчә, ут чыгуның сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау тәртибен бозу. Сарайның...

3 июнь көнне Подгорный бистәсендә янгын чыкты. 5х9 метрлы сарай яна анда. Кичке 5 тула 50 минутта янгын сүндерүчеләр хәбәр ала, алтынчы ундүрт минутта инде утны сүндерәләр.
Бөгелмә янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы, эчке служба капитаны Павел Александров хәбәр итүенчә, ут чыгуның сәбәбе - электр җиһазларын монтажлау тәртибен бозу. Сарайның түбәсе янып, 20 мең сумлык зыян килә. Саклап калынган милек хакы 50 мең сум дип бәяләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: