Бөгелмә авазы

Ут-күршеләрдә

Баулы шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин һәм аның хәләл җефете Нурсөя ханым хөрмәтенә һәйкәл ачылган. Тантанада Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бик күп кунаклар катнашкан. Якташыбыз Фәнис Яруллин - хәле гаять авыр чакларда да оптимист булып кала алган уникаль шәхес. Җәмәгате Нурсөя ханым исә аңа терәк булып,...

Баулы шәһәрендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин һәм аның хәләл җефете Нурсөя ханым хөрмәтенә һәйкәл ачылган.
Тантанада Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, бик күп кунаклар катнашкан.
Якташыбыз Фәнис Яруллин - хәле гаять авыр чакларда да оптимист булып кала алган уникаль шәхес. Җәмәгате Нурсөя ханым исә аңа терәк булып, иҗатка рухландырып, көч биреп яшәгән. Әлеге һәйкәл - чыдамлык һәм чиксез мәхәббәт гәүдәләнешенә ачык мисал.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: