Бөгелмә авазы

Ут афәте: Сәбәбе - игътибарсызлык

2 июнь көнне иртән 8 тула 25 минутта 64 нче янгын сүндерү частена Соколка торак пунктында мунча яну турында хәбәр килә. 10 километр араны узып, янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәндә (7 сәгать 51 минут) ут 15 квадрат метрлап мәйданны чолгап алган була. 6 минут дигәндә, янгынны тулысынча сүндерәләр. 4 июньдә...

2 июнь көнне иртән 8 тула 25 минутта 64 нче янгын сүндерү частена Соколка торак пунктында мунча яну турында хәбәр килә.

10 километр араны узып, янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәндә (7 сәгать 51 минут) ут 15 квадрат метрлап мәйданны чолгап алган була. 6 минут дигәндә, янгынны тулысынча сүндерәләр.

4 июньдә 14 сәгать 40 минутта шул ук частька Батыр авылында шәхси мунча яну турында хәбәр итәләр. Сарай, гараж белән бер түбә астында торган мунчаның, янгын сүндерүчеләр килгәндә, эчке ягына ут капкан була. 14 сәгать 55 минутта утны сүндерәләр. 3х5 үлчәмле мунчаның эчке ягы яна, күпме матди зыян килгәнлеге тәгаен билгеле түгел.

Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары, эчке служба майоры Юрий Хребет ике очракта да әлеге казаның сәбәбе мич җиһазларын файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәмәүгә кайтып калуын әйтә.

Ут афәте килмәсен дисәгез, һәр очракта да куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Игътибарсызлык һәм ваемсызлыкның ахыры бик аяныч төгәлләнүе бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: