Бөгелмә авазы

Ут афәте: Хәтәр мизгелләрнең хәсрәте зур

17 августта көндезге уникенче яртыларда Бөгелмә шәһәренең 1 нчы Тыкрыгындагы 8 нче йорттагы бер квартирда янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, икенче каттагы тәрәзәдән куе кара төтен чыга, зал бүлмәсендәге тәрәзә коелып төшкән, подъездда җиңелчә төтен тулган, башка квартирларда яшәүчеләр урамга инде чыккан була. Күршеләренең әйтүенчә, ут чыккан квартир эчендә...

 

17 августта көндезге уникенче яртыларда Бөгелмә шәһәренең 1 нчы Тыкрыгындагы 8 нче йорттагы бер квартирда янгын чыга.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, икенче каттагы тәрәзәдән куе кара төтен чыга, зал бүлмәсендәге тәрәзә коелып төшкән, подъездда җиңелчә төтен тулган, башка квартирларда яшәүчеләр урамга инде чыккан була.

Күршеләренең әйтүенчә, ут чыккан квартир эчендә кешеләр калган икән. Коткаручылар 3 кешене һавага чыгарып, медицина хезмәткәрләре кулына тапшыралар. Янгын вакытында бүленеп чыга торган матдәләр белән агуланган ул кешеләрне хастаханәгә салалар.

Ут 8 квадрат метр мәйданда җиһазларны, әйберләрне юк итә, кайберләренә зыян килә, ә квартир бик нык корымлана.

- Янгын ни сәбәпле чыккан, әлегә билгесез, аны ачыклау өстендә эш бара, - дип хәбәр итә Бөгелмә янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы Марат Әсәнов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: