Бөгелмә авазы

Ут афәте

25 гыйнвар көнне көндезге сәгать 1 тулып килгәндә 64 нче янгын сүндерү частена Иске Казанка авылында янгын чыгу турында хәбәр килә.


Янгын сүндерүчеләр 13 минут дигәндә урынга барып җитә, бу вакытта сарай түбәсе һәм агач йортның чардагының бер өлеше дөрләп яна, түбә астыннан куе кара төтен чыга, сарай түбәсенең бер чите ишелеп төшкән, өйгә дә төтен тулган була. Хуҗабикә өй эчендә беркем дә юклыгын әйтә.Тагын 6 минуттан утны "йөгәнлиләр" һәм бераздан бөтенләй сүндерәләр. Нәтиҗәдә сарай түбәсе тулысынча янып бетә, өй түбәсе өлешчә зарарлана, өйнең эче сөремләнә. Зарар күргән гомуми мәйдан 50 квадрат метр тәшкил итә. Афәтнең сәбәбе - электр җиһазларын файдалануда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, дип хәбәр итә янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән тикшерүчесе Д. Артемьев

* * *

26 гыйнварда Бөгелмәнең "Сельхозтехника" урамындагы 7 нче йортта булган янгын фаҗига белән төгәлләнә.
Иртәнге 9 тулып 10 минутта хәбәр алуга ук урынга чыгып киткән янгын сүндерүчеләр 8 минут дигәндә анда барып җитәләр һәм биш катлы йортның өченче катындагы бер квартирда һәм подъездда кара төтен тулганын күрәләр. Квартир хуҗасы хатынының эчтә калганлыгын әйтә. Аңсыз хәлдә яткан хатынны янгын сүндерүчеләр зал идәненнән табып алалар һәм "Ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләре кулына тапшыралар. Кызганычка, аңа ярдәм итү мөмкин булмый инде. 9 сәгать 33 минутта утны тулаем сүндереп бетерәләр. Квартирның йокы бүлмәсендә түшәм, стеналар, һәм җиһазлар зур зыян күрә, зал, алгы бүлмә бик каты сөремләнә. Янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары Ю. Хребет әйтүенчә, ут чыгуның сәбәбе әлегә ачыкланмаган.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: