Бөгелмә авазы

Урып-җыю көндәлеге

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматыннан күренгәнчә, Татарстанда 1 302,7 мең тонна ашлык суктырылган. Шул исәптән бүгенге көнгә уҗым бодае - 527,6 мең тонна, уҗым арышы - 484,4 мең тонна, тары - 184,0 мең тонна, борчак 61,1 мең тонна җыеп алынган. Республика буенча ашлыкның уртача уңышы 22,5 центнер...

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматыннан күренгәнчә, Татарстанда 1 302,7 мең тонна ашлык суктырылган.
Шул исәптән бүгенге көнгә уҗым бодае - 527,6 мең тонна, уҗым арышы - 484,4 мең тонна, тары - 184,0 мең тонна, борчак 61,1 мең тонна җыеп алынган.
Республика буенча ашлыкның уртача уңышы 22,5 центнер тәшкил итә, уҗым бодае һәр гектардан 23,7 центнер чыга. Уҗым арышының уртача уңышы - 21,8 центнер. Тары һәр гектардан 22,6 центнер чыга, борчак - 18,8 центнер.
Гомумән алганда, бөртекле һәм кузаклы культуралар 579,9 мең гектар мәйданда суктырылган, бу - планлаштырылганның 37 проценты.
Бөгелмә районы кырларында да урып-җыю эшләре бара. 12 августка булган рәсми мәгълүматларга караганда, игеннәр җыеп алыначак 45,1 мең гектар мәйданның 9,8 мең гектарыннан барлыгы 18,2 мең тонна бөртекле ашлык суктырылган. Бүгенге көнгә уңыш гектарыннан уртача 18,5 центнер тәшкил итә. Техника тулы көченә файдаланыла.
Көзге культураларны җыеп алуга килгәндә, алар 7,2 мең гектарда чәчелгән булып, шуның 7,1 мең гектарында эш тәмамланган. 0,9 мең тонна уҗым бодае (гектарыннан уртача уңыш 21,6 центнер), 11 мең тонна арыш (гектардан уртача 16,6 центнер) суктырылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: