Бөгелмә авазы

Урыннар ачыкланды

12 август көнне "Бөгелмә авазы" һәм "Бугульминская газета" редакцияләрендә Татарстан Республикасы Президентлыгына һәм хакимиятнең җирле органнарына депутатлыкка кандидатларга сайлау алды язмалары бастыру өчен матбугат битләрендә түләүле һәм түләүсез мәйдан бирү тәртибен ачыклау өчен жирәбә үтте. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Президентлыгына 4 кандидат теркәлгән. Бөгелмә шәһәр Советына депутатлыкка - 55, Бөгелмә...

12 август көнне "Бөгелмә авазы" һәм "Бугульминская газета" редакцияләрендә Татарстан Республикасы Президентлыгына һәм хакимиятнең җирле органнарына депутатлыкка кандидатларга сайлау алды язмалары бастыру өчен матбугат битләрендә түләүле һәм түләүсез мәйдан бирү тәртибен ачыклау өчен жирәбә үтте.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Президентлыгына 4 кандидат теркәлгән. Бөгелмә шәһәр Советына депутатлыкка - 55, Бөгелмә районы муниципаль берәмлекләре вәкаләтле органнарына 158 кандидат исәпләнә.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү көне быел 13 сентябрьгә билгеләнгән. Бу көнне 20 - шәһәр һәм 141 авыл округында Татарстан Республикасы Президентын, шәһәр һәм район Советларына депутатлар сайлау узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: