Бөгелмә авазы

Уртак тырышлык белән

Куйбышев тимер юлының Идел - Кама төбәге полигонында производствода булмаган имгәнүләрнең ике тапкыр кимүе күзәтелә. Узган 2016 елда тимер юл тирәләрендә бәхетсезлек очракларына 9 кеше тарыган, ә 2015 елда бу күрсәткеч ике тапкыр артыграк булган. Имгәнүләргә китергән төп сәбәп - кешеләрнең тимер юлларда һәм ул тирәдәге объектларда куркынычсызлык кагыйдәләрен санга...

Куйбышев тимер юлының Идел - Кама төбәге полигонында производствода булмаган имгәнүләрнең ике тапкыр кимүе күзәтелә. Узган 2016 елда тимер юл тирәләрендә бәхетсезлек очракларына 9 кеше тарыган, ә 2015 елда бу күрсәткеч ике тапкыр артыграк булган.

Имгәнүләргә китергән төп сәбәп - кешеләрнең тимер юлларда һәм ул тирәдәге объектларда куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмаулары. Бәхетсезлек очракларына юлыгучыларның күпчелеге - тиешсез урында рельслар буйлап баручылар; ә зыян күрүчеләрнең өчтән бере исерек хәлдә булган.

Куйбышев тимер юлының Идел - Кама төбәге хезмәткәрләре андый имгәнүләрне киметү максатында, халык арасында зур профилактик эш алып баралар. Тимер юлчылар уку йортларында тимер юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә багышланган лекцияләр укыйлар, тематик фильмнар, видеороликлар күрсәтәләр, мәктәп укучылары, студентлар өчен тимер юл транспорты объектларында экскурсияләр уздыралар. Транспорт полициясе һәм ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре белән бергәләп, тимер юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренең ничек үтәлешен тикшереп торалар.

Куйбышев тимер юлының Идел - Кама төбәгендә, профилактик чаралар күрү белән бер үк вакытта, техник чаралар комплексы да гамәлгә ашырыла: пассажирлар платформалары, күперләр, җәяүлеләр йөрү урыннары төзекләндерелә, хәвефсезлек полосалары яңартыла, станцияләрдә, поездлар туктый торган пунктларны яктыртуга зур игътибар бирелә, кисәтү билгеләре урнаштырыла.

- Шулай да, беренче чиратта, тимер юл транспорты объектларында гражданнар үзләре уяу һәм игътибарлы булырга тиеш, - дип кисәтә Куйбышев тимер юлының Идел - Кама төбәге җитәкчелеге. - Тәртип бозмыйча, тиешле кагыйдәләрне үтәгәндә генә тимер юлда һәм объектларда кеше гомеренш куркыныч янамый.

Ведомство матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып, Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: