Бөгелмә авазы

Урманнарны үстерү юнәлешендә

ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы каршындагы Дәүләт сәясәтен эшләү һәм гамәлгә ашыру һәм урман мөнәсәбәтләрен норматив-хокукый көйләү советы составына кертелде, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте. Совет эшчәнлегенең төп максаты - Россия территориясендә урман хуҗалыгын үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә...

ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы каршындагы Дәүләт сәясәтен эшләү һәм гамәлгә ашыру һәм урман мөнәсәбәтләрен норматив-хокукый көйләү советы составына кертелде, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
Совет эшчәнлегенең төп максаты - Россия территориясендә урман хуҗалыгын үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә норматив һәм хокукый актлар проектларына карата коллектив тәкъдимнәр әзерләү.
Совет составында Көньяк, Себер һәм Урал федераль округлары урман ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Александр Орнатский бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: