Бөгелмә авазы

Урамнар ялт итсен

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров төнге Бөгелмәдәге яктылык хәлләре белән танышты. Үзәк урамнарда да, читтәгеләрендә дә, гомумән алганда, хәлләр канәгатьләнерлек. Гражданнардан килеп торган күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча "Жилэнергосервис-Бөгелмә" коллективы (җитәкчесе - Роберт Нургалиев) тиз эш итәргә тырыша. Күп урамнарда ак лампалар сары утлыга алыштырыла (анысы ныграк яктырта). Республика...

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров төнге Бөгелмәдәге яктылык хәлләре белән танышты.
Үзәк урамнарда да, читтәгеләрендә дә, гомумән алганда, хәлләр канәгатьләнерлек. Гражданнардан килеп торган күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча "Жилэнергосервис-Бөгелмә" коллективы (җитәкчесе - Роберт Нургалиев) тиз эш итәргә тырыша. Күп урамнарда ак лампалар сары утлыга алыштырыла (анысы ныграк яктырта). Республика программасы нигезендә, Акбаш, Кече Бөгелмә, Батыр, Коногоровка, Вязовка авылларында барлыгы 358 яктырткыч куелган. Алдагы елда тагын 355 лампа кую күздә тотыла, шуларның 126сы - Бөгелмәдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: