Урамнан узган идем-2
“Бөгелмә авазы”н даими укучылар хәтерли булыр, моннан берничә ел элек, төгәлрәге 2011 елның октябрь аенда, “Урамнан узган идем...” дигән баш астында мәкаләм дөнья күргән иде.
Анда мин узып барышлый, очраклы рәвештә генә, авылдашыбыз Хатыйп ага Баһаветдиновның игелекле эш башкарган вакытына туры килүем турында язган идем. Зират ихатасы буена тезеп, имән агачлары утыртып булыша иде ул.
Менә быел, әле шушы көннәрдә генә шул тирәдән тагын уздым әле. Махсус бардым бу юлы. Авылдашыбыз куллары белән утыртылган агачлар – барлыгы 42 төп имән гөрләп үсеп утыра бүген.
Саф булып утырган көчле, нык имәннәр, аларның табигый матурлыгы, куәте авылдашларыбызны еллар-гасырлар буе шатландырыр, көч-дәрман биреп торыр әле – “йөзъяшәр имән” дип, юкка гына әйтмиләр бит алар турында.
...Хатыйп ага үзе арабызда юк инде. Бакыйлыкка күчте. Әмма күркәм эше калды. Аның рухы да үзенең шушы хезмәт җимешләренә – шаулап утырган имәннәргә бик сөенәдер.
Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Карабаш бистәсе.
Автор фотосы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 ноябрь 2021 - 09:33«СалаваTik»лар "Чыршы" җырын башкарды Яңа җырны Youtube каналында тыңлап була.1562200
-
10 ноябрь 2021 - 10:31«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләренә электр токының каян алынуы турында сөйләделәр Мавыктыргыч сәяхәт практик эш белән тәмамланды: балалар келәмгә чумарга, скатерьны йомшартырга булышты.1660700
-
9 ноябрь 2021 - 17:52Бөгелмә районында «Ватан данына» дигән мәгълүмат сәгате узды Прогресс клубы хезмәткәрләре Рус һәм татар халкының милли киемнәре турында сөйләделәр.440400
-
9 ноябрь 2021 - 14:22Бөгелмәдә юлларны һәм тротуарларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртү бара Эшләрне «Бөгелмә-Сервис» подрядчы оешмасы башкара.449100
-
28 июнь 2021 - 15:19Бөгелмәдә тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык көне узды
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәлеләргә "Нива" ачкычы тапшырылды"
-
28 июнь 2021 - 10:15Бөгелмәле "Нива" бүләк иткән өчен рәхмәт белдерде
-
10 ноябрь 2021 - 12:06Армия кыр кухнясы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә эшлиячәкЯрминкә 8.00 сәгатьтә башлана.2403400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика