Бөгелмә авазы

Урак – 2015

Быел Бөгелмә басу-кырларының 42 мең гектарына бөртекле культуралар чәчелде. Бүген районда бар көчкә урып-җыю эшләре бара.

Авыл хезмәтчәннәре эшкә бер атнага соңрак керешсәләр дә, күрсәткечләр республиканыкыннан ким түгел. Бер сүз белән - тырышалар. Игенчеләр уңышның 18 процентын инде суктырган (бу - 13 532 тонна бөртекле культура). Уҗым бодае җыелып беткән. - "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе", "Подгорный" хуҗалыклары алдынгылар рәтендә бара. Калганнар да алардан калышмый. Һава шартлары гына кайвакыт бераз эшне тоткарлап тора.
Ә гомумән, игенчеләр үз алларында торган бурычны үтәп чыгарга әзер. Басуларда берьюлы 82 комбайн эшли. Үстергәнне югалтмыйча җыйнап алырга мөмкинлек бар, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Руслан Сәйфетдинов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: