Бөгелмә авазы

Укытучыларны беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәчәкләр

Быелдан «Мәгариф турындагы» федераль законга үзгәрешләр кертелгәннән соң, барлык педагогларны да беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр. Әлеге эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Иминлек» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Укулар ике этапта барачак. Беренчесендә укытучыларны видеодәресләр аша күнекмәләргә өйрәтсәләр, икенче өлештә өйрәнгәннәрне практикада сынап карау мөмкинлеге биреләчәк. Татарстанда быел...

Быелдан «Мәгариф турындагы» федераль законга үзгәрешләр кертелгәннән соң, барлык педагогларны да беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр. Әлеге эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Иминлек» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Укулар ике этапта барачак. Беренчесендә укытучыларны видеодәресләр аша күнекмәләргә өйрәтсәләр, икенче өлештә өйрәнгәннәрне практикада сынап карау мөмкинлеге биреләчәк. Татарстанда быел барлыгы 18, 5 мең укытучы беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнәчәк, дип ниятләнә. 1 февраль көнне бу уңайдан укытучылар өчен ачык дәрес тә оештырырга уйлыйлар. Әлеге чарада Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да катнашыр дип көтелә. Чара хакында туларык киләсе көннәрдә хәбәр итәрбез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: