Бөгелмә авазы

Укучы кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән укытучыга гаепләү белдерелде

Тикшерү комитеты Әлмәт мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче 24 яшьлек укытучыга карата гаепләү белдерде. Ул Россия Җинаять кодексының 134 нче маддәсе 2 нче бүлегенә туры килгән гамәлләр кылуда гаепләнелә. Тикшерү мәгълүматлары буенча, гаепләнүче 2016 елның июненнән бирле 15 яшьлек укучы кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән. 21 августта чираттагы...

 

Тикшерү комитеты Әлмәт мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирүче 24 яшьлек укытучыга карата гаепләү белдерде. Ул Россия Җинаять кодексының 134 нче маддәсе 2 нче бүлегенә туры килгән гамәлләр кылуда гаепләнелә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, гаепләнүче 2016 елның июненнән бирле 15 яшьлек укучы кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән. 21 августта чираттагы якынлыктан соң кыз хастаханәгә эләгә.

Үз гаебен укытучы хатын-кыз тулысынча таныган. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Укытучыга 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Хәзергә ул өй арестында.

http://matbugat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: