Бөгелмә авазы

Уен – дәва чарасы

"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һзм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә арт-терапия технологияләрен өй шартларында куллану проблемаларына багышланган мастер-класс булып узды.

Ирина ЛИХАЧЕВА, тәрбияче.
 
Башта педагог балаларга һәм аларның ата-аналарына арт-терапиянең ни-нәрсә икәнлеге, аның популярлык ала баруы, уникаль, катлаулы һәм нәтиҗәле психотерапия эшенең асылы турында сөйләде. Әлеге алымның нигезләре белән танышканнан соң, әти-әниләр, балалар белән бергәләп, ком белән рәсем ясау серләренә төшенделәр. Бу көнне "Диңгездә ял итү", "Тәрәзәдә - табигать" дигән темаларга рәсемнәр ясалды. Өй шартларында табигый комны бик рәхәтләнеп... манный ярмасы белән алыштырып була икән. Психолог А. Никанорова изотерапия алымнарын һәм күнегүләрен күрсәтте: "Тап-топ", "Ясап бетер", "Минем кул белән син яса" кебек күнегүләр кул моторикасында тайпылышлар булган балаларга координацияне көйләргә, мускулларның көчен арттырырга ярдәм итә икән.
Бу эштә, әлбәттә, өлкәннәрнең ярдәме бик кирәк. Ә бергәләп тырышуның нәтиҗәсе, кагыйдә буларак, бик күркәм була. Бигрәк тә - иҗади процесста.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: