Бөгелмә авазы

Уңайлы да, ямьле дә

Җаваплылыгы чикләнгән "Татнефть-АЗС Центр" җәмгыяте автозаправка комплекслары һәм өстәмә сервис объектлары хезмәт коллективлары арасында "Яңа елга иң яхшы бизәү" смотр-конкурсына йомгак ясалды.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Әлеге бәйге 2006 елдан башлап уздырыла, станцияләр үзе дә, шәһәр-авылларның алар урнашкан территорияләре дә бәйрәм рухы белән өретелеп, тирә-юньгә ямь биреп торсын, халыкның күңелен күтәрсен өчен һәм эшләүчеләрнең иҗади активлыгын арттыру белән беррәттән, хезмәт күрсәтү культурасын да күтәрү максатыннан эшләнә бу.

Быел I урын - Чаллы филиалының № 387, II урын - Чуваш филиалының МАЗС № 2, III урын исә берьюлы ике станциягә - Баулының № 376 һәм Казанның
№ 71 нче филиалларына бирелде.

"Татнефть-АЗС Центр" ҖЧҖ "Тат-нефть"нең нефть һәм нефть-газ продуктларын сатучы компанияләре төркеменә керә. Бу җәмгыять Идел - Урал төбәгендә нефть һәм нефть продуктларын ташу, саклау, сату белән шөгыльләнә, базарның бу өлкәсендә әйдәп баручы оешмаларның берсе булып тора. Предприятие шулай ук "Татнефть" тарафыннан җитештерелгән газ продуктларын күпләп озату (шул исәптән экспортка да) белән дә мәшгуль.

Компания "Татнефть" ААҖ автомобильләргә ягулык салу станцияләре челтәренең техник базасын инновацион технологияләр нигезендә даими камилләштерә, барлык бизнес-процессларның нәтиҗәлелеген планлы төстә күтәрә бара. Станцияләрдә традицион рәвештә АИ-95, АИ-92 маркалы бензин, дизель ягулыгы сатыла. Алар өчен "Татнефть" ягулык карталары белән дә, кулдаш-компанияләр карталары ярдәмендә дә түләргә мөмкин. Ягулыкны шулай ук банк карталары ярдәмендә дә сатып алырга була. Клиентларга биредә түләүсез кайбер төр өстәмә хезмәтләр дә тәкъдим ителә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: