Бөгелмә авазы

«Төзелеш» программасы буенча ташламалы финанслауга гаризалар кабул итү төгәлләнә

1 декабрьгә кадәр ТР Икътисад министрлыгы «Төзелеш» программасы буенча финанс ярдәме алу өчен гаризалар кабул итә.

Әлеге программа кысаларында, идарәче компанияләргә һәм сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары резидентларына инженерлык инфраструктурасын, биналарны һәм корылмаларны төзү, модернизацияләү һәм (яки) реконструкцияләү өчен 30 млн. сумга кадәр кредит бирелә (Татарстан Республикасы Гарфонды гарантиясе белән 50% ка кадәр). Микрофинанс продуктының срогы1 елдан 5 елга кадәр, төп бурычны түләү буенча 12 айга кадәр кичектерү мөмкин.

Микрозайм алу өчен ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк: Казан шәһ., Петербург ур., 28 йорт, федераль максатчан программаның районнардагы төбәк вәкилләренә. Консультацияне кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин: (843) 524-90-90.

Исегезгә төшерәбез, «Төзелеш» программасы агымдагы елның августында кабул ителгән һәм Татарстан Республикасында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты күрсәткечләренә ирешүгә юнәлдерелгән өстәмә ярдәм чаралары пакетына керде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: