Бөгелмә авазы

Төзелеш

Республикада төзелеш эшләренең барышы белән министр Ирек Фәйзуллин таныштырды. Беренче чиратта, төзелеш тармагы хезмәткәрләренә эш урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген җиткерде ул. Катгый контроль булуга карамастан, эш урыннарында имгәнүләр булып тора икән, мәсәлән, гыйнвар-май айларында шундый алты очрак теркәлгән. Төзелеш тармагындагы барлык программаларның план нигезендә үтәлүе турында да әйтелде....

Республикада төзелеш эшләренең барышы белән министр Ирек Фәйзуллин таныштырды.

Беренче чиратта, төзелеш тармагы хезмәткәрләренә эш урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген җиткерде ул. Катгый контроль булуга карамастан, эш урыннарында имгәнүләр булып тора икән, мәсәлән, гыйнвар-май айларында шундый алты очрак теркәлгән. Төзелеш тармагындагы барлык программаларның план нигезендә үтәлүе турында да әйтелде.

Республиканың Дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгать Абдуллин районнарның фондка булган әҗәтләрен бетерү кирәклеге турында искәртте. Бөгелмә муниципаль районында акча күчерүнең 75 процентка якыны гына үтәлгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: