Бөгелмә авазы

Тынычлык дәресе

Бөтен Россия буенча “Без чикләрсез дөнья өчен!” флешмобы узды. Ул “Тынычлык картасы” Бөтендөнья хәрәкәте – барлык ил балаларының хәрби хәрәкәтләргә, террорга һәм экстремизмга каршы тынычлык урнаштыру миссиясе кысаларында үткәрелде.

Барлык милләт балалары сәнгать төрләре аша бер-берсе белән тынычлыкта, татулыкта һәм бердәмлектә яшәргә омтылышны күрсәтәләр, табигатьне саклауларын һәм тормышның кадерен белүләрен сорыйлар, шулай ук сугышларны туктатырга өндиләр. Чара 1981 елда БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан гамәлгә куелган Халыкара дөнья көненә багышланган иде. 

Бөгелмә иреклеләре дә әлеге масштаблы акциягә кушылды. Волонтерлар өстәмә белем бирү педагогы Юлия Мельникова җитәкчелегендә, “Кызыклы эшләр республикасы” иреклеләр отряды белән берлектә, 14нче прогимназиянең башлангыч сыйныф укучылары өчен “Тынычлык дәресе” акциясе оештырдылар. Чара кысаларында, укучылар “ТЫНЫЧЛЫК” сүзе турында белемнәрен яңарттылар, әлеге сүзнең күп мәгънәлелеге белән таныштылар, тематик социаль роликлар карадылар, “ТОЛЕРАНТЛЫК” чәчәге төзеделәр һәм нәтиҗә ясадылар: сыйныфта, мәктәптә, дәүләттә һәм зур дөньяда, теләсә кайсы ситуациядә, дус булырга, бер-берең белән хезмәттәшлек итәргә кирәк. Ә конфликтларны хәл иткәндә тыныч юл таба белү һәм компромисска бару мөһим. 

Прогимназиядә узган “Дөнья – балалар күзлегеннән” социаль рәсем конкурсына йомгак ясау балалар өчен күңелле сюрприз булды. Барлык эшләр дә югары дәрәҗәдә башкарылды, рәсемнәр авторлары Мактау грамоталары һәм призлар белән бүләкләнде.  

Дүртенче сыйныф укучылары, волонтерларга һәм акциядә катнашучыларга җавап бүләге итеп, заманча дәртле бию башкардылар. 

 

Наталья КУЛАГИНА, 

Бөгелмә муниципаль районы Иреклеләр үсеше координацон үзәге җитәкчесе 

Юлия Мельникова фотосы 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: