Бөгелмә авазы

Төрки теллеләр җыела

Татарстан башкаласы икътисади форумнар гына түгел, ә милли-мәдәни, мәгариф өлкәсе буенча да дөньякүләм чаралар үткәрү үзәгенә әйләнеп бара. Әйтик, Казанда 21-23 октябрь көннәрендә "Төрки телләр диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше" Халыкара тюркологлар конференциясе уздырыла. Ул шушы өлкәдә фәнни институт булдырган танылган галимә, КДУда озак еллар тарих-филология факультеты деканы булып торган,...

Татарстан башкаласы икътисади форумнар гына түгел, ә милли-мәдәни, мәгариф өлкәсе буенча да дөньякүләм чаралар үткәрү үзәгенә әйләнеп бара. Әйтик, Казанда 21-23 октябрь көннәрендә "Төрки телләр диалектологиясе, тарихы һәм грамматик төзелеше" Халыкара тюркологлар конференциясе уздырыла.

Ул шушы өлкәдә фәнни институт булдырган танылган галимә, КДУда озак еллар тарих-филология факультеты деканы булып торган, татар филологиясендә беренче хатын-кыз фән докторы Диләрә Гариф кызы Тумашеваның тууына 85 ел тулуга багышлап оештырыла. Җыенның максаты - татар теленең диалектларын һәм тарихын өйрәнү өлкәсендә милли казанышларны үзләштерү, иң яңа лингвистик алымнар һәм грамматик өйрәтмәләр белән танышу һәм аларны төрки телләрне, аерым алганда, татар телен тикшерүдә куллану.

Конференция эшендә Төркия, Кытай, Венгрия, Казакъстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Украина кебек илләрдән, Башкортстан, Чувашия, Төмән, Мәскәү, Татарстан галимнәре катнаша.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: