Бөгелмә авазы

Тупыл мамык очыра...

Көннәр эссе, коры тору сәбәпле, шәһәрдә тупыл мамыгын яндырудан ут чыгу очраклары ешайды.

Павел АЛЕКСАНДРОВ,
янгын күзәтчелеге бүлеге
өлкән инспекторы.
Мамык сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән, шырпыдан да гөлт итеп, бик тиз кабынып китә, ут күз иярмәс тизлек белән тарала. Узган атна дәвамында гына да янгын сүндерүчеләр сәбәбе шул тупыл мамыгына ут кабудан башланып киткән берничә янгын сүндерделәр.
Хөрмәтле якташлар, сүндерелмәгән тәмәке төпчекләрен җиргә ыргытмагыз. Әгәр дә ишегалларында тупыл мамыгына ут төртеп уйнаучы балаларны күрсәгез (ә алар моны ярата), зинһар, бу шаяруның ахыры нинди коточкыч нәтиҗәләргә китерү ихтимал икәнен аңлатыгыз.
Бәла-каза килмәсен дисәгез, мамык тупланган урыннарга су сибегез һәм йорт-корылмалар тирәсен себереп торыгыз.
Коткару телефоннарын исегезгә төшерәбез: йорт телефоныннан шылтыратсагыз - 01; кесә телефоныннан 101, яисә 112 саннарын җыярга кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: