Бөгелмә авазы

Тукайга багышлап

19 апрель көнне мәктәбебезнең актлар залында, Г.Тукайның 130 еллык юбилеен билгеләп үтү кысаларында, "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашу узды. Очрашуга әлеге берләшмәнең җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татар мәдәният үзәге хуҗабикәсе Флюра Шәрипова, шагыйрә Рәмзия Галимова, җырчы Эдуард Гафиятуллин килде. Кунаклар мәктәбебезнең 6--7 нче сыйныф укучылары хозурына бөек...

19 апрель көнне мәктәбебезнең актлар залында, Г.Тукайның 130 еллык юбилеен билгеләп үтү кысаларында, "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары белән очрашу узды. Очрашуга әлеге берләшмәнең җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татар мәдәният үзәге хуҗабикәсе Флюра Шәрипова, шагыйрә Рәмзия Галимова, җырчы Эдуард Гафиятуллин килде. Кунаклар мәктәбебезнең 6--7 нче сыйныф укучылары хозурына бөек шагыйребезгә багышланган шигырьләрен укыдылар, яраткан җырчыбыз Эдуард Гафиятуллин Г. Тукайның "Тәфтиләү" җырын, ә халкыбызның гимнына әверелгән "Туган тел" җырын тамашачылар белән бергәләп башкардылар.

Тамаша кылып утыручы укучыларыбыз да, үз чиратында, җавапсыз калмадылар. Алар да кунакларыбызга үзләренең яраткан җырларын җырладылар, ятлаган шигырьләрен сөйләделәр. Очрашу азагында күмәкләшеп фотога төштеләр.

Роза Йосыпова,

3 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: