Бөгелмә авазы

WorldSkills сайлап алу этабы үзәкләре тәүлек әйләнәсенә видеокүзәтү астында торырлык итеп җиһазландырылачак

Тамашачылар өчен аерым ярышларны гына сайлап күрсәтәчәкләр.

1-20 августка кадәр планлаштырылган WorldSkills сайлап алу этабы үзәкләре тәүлек буе видеокүзәтү астында торырлык итеп җиһазландырылачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

Ярышларда катнашучылар өчен камералар белән җиһазландырылган махсус мәйданчык әзерләнгән.

"Җиһазлар бөтен бүлмәне тулысынча күрерлек итеп урнаштырылган. Бу катнашучыларга хилафлык эшләргә дә, аларга читтән ярдәм күрсәтергә дә мөмкинлек бирмәячәк. Камералар ярышлар барган көннәрдә һәрбер урынны тәүлек дәвамында  трансляцияләячәк", диде Поминов.

Бу юлы ярышларны үзәкләрдәге экспертлар гына тулы күләмдә күзәтәчәк. Тамашачылар өчен аерым ярышлар гына күрсәтеләчәк.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) хәрәкәтенең 2019-2020 елларда чемпионат циклы агымдагы елның февралендә тәмамланды. Ярышлар 96 компетенция һәм 66 WorldSkills Junior компетенциясе буенча узды. Аларда барлыгы 2,3 меңнән артык конкурсант һәм эксперт катнашты. Татарстан Республикасының 11 шәһәр һәм авылында 43 мәйданчык җәлеп ителде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: