Бөгелмә авазы

Тәртип кирәк

Соңгы өч елда Татарстанда ирегеннән мәхрүм ителми генә хөкем ителгәннәр арасында кабат җинаять кылу очракларының саны кимүгә бара. Моңа полиция хезмәткәрләренең әлеге категория гражданнар белән профилактик эш алып баруы да нык ярдәм итә. Соңгы шундый чара 20 - 24 октябрьдә узды. "Условник" дип аталган бу операция барышында Бөгелмә хокук сакчылары...

Соңгы өч елда Татарстанда ирегеннән мәхрүм ителми генә хөкем ителгәннәр арасында кабат җинаять кылу очракларының саны кимүгә бара.
Моңа полиция хезмәткәрләренең әлеге категория гражданнар белән профилактик эш алып баруы да нык ярдәм итә.
Соңгы шундый чара 20 - 24 октябрьдә узды. "Условник" дип аталган бу операция барышында Бөгелмә хокук сакчылары эчке эшләр бүлегендә исәптә торучы, җәмгыять законнарына каршы килә торган тормыш белән яшәүче, тәртип бозучы һәм урында шартлы җәза чарасы узучыларны тикшерделәр. Участковыйлар кичке 10нан иртәнге 6га кадәр өйдән чыгарга тиеш булмаган кешеләрне тикшерделәр. 6 кешенең бу вакытта өйдә булмавы ачыкланды, аларга кисәтү ясалды. Хөкем ителгән ул затларга карата дәгъвалар һәм начар бәяләмәләр булган очракта, аларның шартлы срогын реаль срокка алыштыру ихтималы да саклана, дип хәбәр итәләр Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: