Бөгелмә авазы

Татарстанга "Тәртип" радиосы кайтты

Радиостанция тапшыруларын Казанда һәм Чаллыда тыңларга мөмкин булачак.

Татарстанда беренче тапкыр тест режимында 2008 елда барлыкка килгән «Тәртип» радиосы кабат кайтты. Ул вакытта радио нибары ике ай эшләде һәм ябылды. Ә 2014 елда станция кабат FM-ешлыкта торгызылды.
Яңа станция «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә карый, аның баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.
Радиостанция тапшыруларын 14 августтан Казанда 93.1 FM ешлыгында һәм Яр Чаллыда 90.2 FM ешлыгында тыңларга мөмкин булачак.
Ризәлә Исмәгыйлева исемнең аңа кадәр уйлап табылуы турында сөйләде.


"Тәртип" сүзе «эзгә салу, тәртипкә китерү" дигәнне аңлата. Мин моны «кешенең күңелендә, рухи дөньясында тәртип урнаштыру» дип кабул итәм. Күңелемдә яши торган максат – бөтен татар дөньясын тәртипкә салу", - дип өстәде радиостанциянең баш мөхәррире.


Ризәлә Исмәгыйлева Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка «Тәртип» радиосының аерым ешлыкка кайту мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
Радионың девизы "Үткәннәр һәм көтелгәннәр арасында күпер салу". Үткәндәге иң яхшы әйберне алып, алдагы көнгә өмет баглаган, ышанычлы әйберне сайлап, киләчәккә, яшь буынга җиткерергә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: