Бөгелмә авазы

Тәртип булырга тиеш

Бөгелмә районында, урып-җыюда катнашачак комбайннарны дәүләт техник каравы төгәлләнүгә бәйле рәвештә, “Комбайн” профилактик операциясе башланды.

Урып-җыюны югары сыйфатлы итеп һәм вакытында тиешенчә башкару, эшләр вакытында урып-җыю техникасын куркынычсыз шартларда эксплуатацияләү һәм шулай ук әлеге категория транспорт чараларының юлда хәрәкәт итүе вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү чараларының нәтиҗәлелеген күтәрү максатында, 3 августтан 21 августка кадәр “Комбайн” профилактик операциясе уздырыла. 

Бу чорда техниканың дәүләт теркәве, тракторчы-машинистларның таныклыклары булу-булмавы, техник карау узганлыкка шаһәдәтнамәләр, дәүләт теркәү билгеләренең дөрес беркетелгәнме икәнлеге тикшерелә. 

Техник чараларны, механизм һәм җайланмаларны теркәү кагыйдәләрен бозган өчен, нинди төр техника булуга карамастан, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 19.22нче маддәсе, 1нче өлеше нигезендә, штраф җаваплылыгы каралган. Гражданнар өчен ул – 1 500 сумнан 2 000, вазифаи затлар өчен – 2 000нән 3 000, юридик затларга 5 000нән 10 000 сумга кадәр тәшкил итә.

Килеп туган барлык сораулар белән “Гостехнадзор” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә. Адрес: Бөгелмә шәһәре, Гашек урамы, 3. Телефон: 8 (85594) 4-14-46.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: