Бөгелмә авазы

Тәртип бозулар юк

6 һәм 7 июнь көннәрендә республикабызның төрле районнарында үткән Сабан туйларында җәмәгать тәртибен бозу очраклары булмаган. 680 авыл җирлеге һәм район үзәгендә үткән бәйрәм чараларында 500 меңнән артык кеше катнашкан. Җәмәгать тәртибен саклау өчен 3 меңнән артык хокук саклау хезмәткәре, 300гә якын яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм халык дружинасы вәкилләре җәлеп...

6 һәм 7 июнь көннәрендә республикабызның төрле районнарында үткән Сабан туйларында җәмәгать тәртибен бозу очраклары булмаган.


680 авыл җирлеге һәм район үзәгендә үткән бәйрәм чараларында 500 меңнән артык кеше катнашкан. Җәмәгать тәртибен саклау өчен 3 меңнән артык хокук саклау хезмәткәре, 300гә якын яшьләр иҗтимагый оешмалары һәм халык дружинасы вәкилләре җәлеп ителгән. Куйган тырышлык бушка китмәгән - тәртип бозу очраклары юк, дип хәбәр итәләр безгә республика Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтеннән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: