Бөгелмә авазы

Төркиягә турлар һәм авиабилетлар сатып алучылар өчен "кайнар линия" ачыла

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Төркиядәге вазгыятькә бәйле "кайнар линия" ача. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. "Кайнар линия" ачу ихтыяҗы Төркиядәге вазгыять турында мәгълүмат белергә теләгән яисә сатып алынган турлар һәм авиабилетларның акчаларын кире кайтырырга теләгән Татарстан кулланучыларында туган кыенлыклырга...

 

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе Төркиядәге вазгыятькә бәйле "кайнар линия" ача. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Кайнар линия" ачу ихтыяҗы Төркиядәге вазгыять турында мәгълүмат белергә теләгән яисә сатып алынган турлар һәм авиабилетларның акчаларын кире кайтырырга теләгән Татарстан кулланучыларында туган кыенлыклырга бәйле.

Әйтик, озак дәвам иткән тәнәфестән соң Төркиягә төркемле туристик сәяхәтләрне беречне булып оештырган "Пегас Туристик" туроператоры сатып алынган турлар өчен акчаларны кире кайтару турындагы мәгълүматны әллә ни теләп бирми.

"Сез турны безнең агентлыкта сатып алмадыгыз. Сезгә төп офиска яки турны сатып алган җиргә шалтыратырга кирәк. Ул чакта сезнең белән эшләгән һәм килешү төзегән агент нәкъ менә сезнең очракта нәрсә эшләп булганны әйтәчәк", - дип белдерделәр туроператорның сату офисларының берсендә. Алар кулланучының акчаларын кире кайтару, сәяхәт юнәлешен үзгәртү яки турны соңрак вакытка күчерү мөмкинлеген атамады.

"Кайнар линия" шалтыратуларын иртәгә, 20 июль көнне кабул итә башлый. Сорауларны көн саен 10.00дән 16.00гә кадәр 8 (917) 224-87-94 номерына шалтыратып бирергә мөмкин. 12.00дән 12.45кә кадәр төшке ашка тәнәфес. "Кайнар линия" көн саен 1 августка кадәр эшләячәк.

Татар-информ.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: