Бөгелмә авазы

Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы Коксаки вирусы эпидемиясе хәбәрен кире каккан

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, эпидемия турында бернинди сүз булырга мөмкин түгел, дип җиткергән Төркия белгечләре. Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат чараларындагы Коксаки вирусы эпидемиясе хәбәрен кире каккан, дип җиткерә "РИА Новости". "Тикшерү нәтиҗәләре буенча, эпидемия турында бернинди сүз булырга мөмкин түгел. Россия социаль челтәрләрендә һәм гаммәви матбугат чараларында яңалыкларны спекулятивлык дип...

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, эпидемия турында бернинди сүз булырга мөмкин түгел, дип җиткергән Төркия белгечләре.

Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат чараларындагы Коксаки вирусы эпидемиясе хәбәрен кире каккан, дип җиткерә "РИА Новости".

"Тикшерү нәтиҗәләре буенча, эпидемия турында бернинди сүз булырга мөмкин түгел. Россия социаль челтәрләрендә һәм гаммәви матбугат чараларында яңалыкларны спекулятивлык дип бәялибез", - дип әйтелгән хәбәрдә.

Алдан гаммәви матбугат чараларында Төркия курортларында Коксаки вирусы эпидемиясе турында хәбәр ителгән иде. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җитәкчесе Анна Попова шулай ук вирус белән бәйле вазгыять контрольдә тотыла, дип җиткерде.

http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: