Бөгелмә авазы

Төркия курортында Казан туристларына һөҗүм иткәннәр

Төркия курортында - Сиде шәһәрендә Казан туристларына һөҗүм иткәннәр, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа». 24 сентябрь төнендә Казан һәм Екатеринбургтан килгән яшьләр диңгезгә юл тота. Кунакханәне бераз узгач, туристларга рус кызлары белән аралашучы 5 төректән торган төркем очрый. Россия яшьләре аларга сәлам бирергә тели, әмма төрекләр, туристлар кызларны алып китә...

Төркия курортында - Сиде шәһәрендә Казан туристларына һөҗүм иткәннәр, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа».

24 сентябрь төнендә Казан һәм Екатеринбургтан килгән яшьләр диңгезгә юл тота. Кунакханәне бераз узгач, туристларга рус кызлары белән аралашучы 5 төректән торган төркем очрый.

Россия яшьләре аларга сәлам бирергә тели, әмма төрекләр, туристлар кызларны алып китә дип уйлап, аларга һөҗүм итә. Төрекләрнең берсе 31 яшьлек Екатеринбург кешесенә пычак белән кадый. Ир-атның корсагы һәм кулы яралана, аны хастәханәгә илтәләр. Калганнарына артык зыян килми, дип яза Татар-информ.
 
Агентлык мәгълүматлары буенча, җәрәхәтләнүчеләргә җирле полиция хезмәткәрләре шикаять язудан мәгънә юклыгын, чөнки аны озак караячакларын белдергән. Моннан тыш, Grand Prestige кунакханәсе администрациясе туристларны номерларыннан куып чыгарырга теләгән.
 
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: