Бөгелмә авазы

Төркия кунакханәсендәге янгында Россия туристлары зыян күргән

Төркиянең Кемер курорт-шәһәренең читендә урнашкан Eldar Resort Hotel отелендә янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл биш йолдызлы кунакханәдә чыккан, сәламәтлегенә зыян килүчеләр дә бар, дип яза "Известия" басмасы "ХаберТюрк" телеканалына сылтама биреп. Eldar Resort Hotel отелен ут камап алган. Әлеге кунакханә Кемер курорт-шәһәренең читендә урнашкан. Янгын якынча иртәнге сәгать 8дә кунакханәнең...

Төркиянең Кемер курорт-шәһәренең читендә урнашкан Eldar Resort Hotel отелендә янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл биш йолдызлы кунакханәдә чыккан, сәламәтлегенә зыян килүчеләр дә бар, дип яза "Известия" басмасы "ХаберТюрк" телеканалына сылтама биреп.

Eldar Resort Hotel отелен ут камап алган. Әлеге кунакханә Кемер курорт-шәһәренең читендә урнашкан. Янгын якынча иртәнге сәгать 8дә кунакханәнең аш бүлмәсендә чыга. Хәзерге вакытта аз дигәндә 400 кунак эвакуацияләнгән. Хәбәр ителгәнчә, кешеләрне балкон аша чыгарганнар.

Хәзерге вакытта якынча 14 кеше хастаханәгә урнаштырылган. Зыян күрүчеләр арасында дүрт Россия кешесе дә бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: