Бөгелмә авазы

«Транснефть-Прикамье» АҖ энергетика җиһазлары диагностикасын үтәде

«Транснефть – Прикамье» АҖ Казан, Удмуртия, Пермь, Ромашкино район нефть үткәргеч идарәләренең җитештерү объектларында энергетика җиһазлары диагностикасын үтәде.

Планлы эшләр «Транснефть»ГАҖнең энергетика җиһазларын диагностикалау программасы кысаларында башкарылды. Белгечләр җиһазларның техник торышын, шулай ук төзексезлекләр килеп чыгу урыннарын билгеләделәр.

2020 елның гыйнварыннан май аена кадәрге чорда 45 берәмлек җиһаз: электр двигательләре, комплект трансформатор подстанцияләре һәм идарә станцияләренең щитлары диагностикасы уздырылды. Алынган нәтиҗәләр нигезендә энергетика җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләүне тәэмин итү һәм аның хезмәт итү вакытын озайту өчен чаралар планы формалаштырылачак.

Техник диагностикалау буенча эшләрне үткәрү вакыты «Транснефть»ГАҖ норматив документлары таләпләре белән билгеләнә.

2020 ел ахырына кадәр «Транснефть – Прикамье " АҖ тагын 180 берәмлек энергетика җиһазын диагностикалауны тәэмин итәргә планлаштыра.

Диагностика буенча чаралар магистраль торбаүткәргечләрнең ышанычлылыгын арттыру, электр энергиясен куллану чыгымнарын киметү максатыннан башкарыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: