Бөгелмә авазы

Традицияләргә тугры калып

Наратлы авыл җирлегендә инде берничә ел рәттән, яз сулышы ныклап торып сизелә башлаган бер мәлдә, спорт фестивале үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел да әлеге кирәкле эшкә хилафлык килмәде. Җирле башлык Сергей Дмитриев һәм иганәчеләр ярдәме белән ярышлар уздырылды. Наратлы авыл җирлеге дигәндә, әлбәттә, беренче чиратта, күренекле якташыбыз, Олимпия чемпионы Николай...

Наратлы авыл җирлегендә инде берничә ел рәттән, яз сулышы ныклап торып сизелә башлаган бер мәлдә, спорт фестивале үткәрү матур традициягә әйләнде. Быел да әлеге кирәкле эшкә хилафлык килмәде. Җирле башлык Сергей Дмитриев һәм иганәчеләр ярдәме белән ярышлар уздырылды.

Наратлы авыл җирлеге дигәндә, әлбәттә, беренче чиратта, күренекле якташыбыз, Олимпия чемпионы Николай Колесников күз алдына килә. Бүгенге көндә дә авылдашларының, миләттәшләренең горурлыгы булган әлеге шәхес авыр атлетика мәктәбен яшәтүгә рухи көч бирә дисәк, арттыру булмас. Чыннан да, төрле кыенлыклар булуга да карамастан, Наратлыда үз эшенең фанатлары көче белән данлыклы авыр атлетика мәктәбе яши. Тагын бер танылган якташлары Анатолий Тарасов истәлегенә авыр атлетика турниры үткәрү моңа ачык мисал булды.

Елның-елында әлеге ярышларда республикабызның төрле шәһәрләреннән, ут-күршеләребез Башкортстан башкаласы Уфадан ук килеп,йөздән артык яшь спортчы катнаша.Быел да аларның саны йөздән артык иде. Яшүсмер кызлар һәм егетләр, укытучы-остазларының ныклы конроле астында, тамашачы алдына чыгып, бер-бер артлы билгеләнгән авырлык үлчәмнәрен күтәрә тордылар. Мондый хәлнең әлеге авылда туып-үскән яшүсмерләр өчен аерата зур җаваплылык икәнлеген дә әйтми үтеп булмый, чөнки анда бит сине белгән, сиңа көч биреп торган якыннарың, туганнарың да бар! Шуңа күрә аеруча тырышты алар. Наратлыдан Артем Мәүлетдинов үз үлчәү категориясендә җиңү яулады, ә Вячеслав Чернов белән Евгений Тарасов исә турнирның көмеш медаленә ия булдылар. Кызлардан Бөгелмә командасы вәкилләре Елена Николаева һәм Екатерина Просвиркина беренче урынга чыктылар.Яшүсмерләр арасында авыр үлчәүдә Бөгелмә егете Илья Антоновның җиңүен дә әйтеп үтәргә кирәк. Быелгы ярышларны ачу тантанасында Татарстан Журналистлар берлегенең Бөгелмә бүлеге җитәкчесе Владимир Изергин җитәкчелегендә журналистлар "десанты" да катнашты. В. Изергин җыелган бар җәмәгатьне сәламләп, Бөгелмә турында язылган китапларны җирле китапханәгә тапшырды. Авыр атлетика белән шөгыльләнүче яшүсмерләргә үрнәк итеп танылган якташлары Николай Колесников турында сөйләде, чемпион булмасалар да, тормышта чын кешеләр булырга өндәде. Авыл мәдәният йортында узган ярышларны ачу чарасында шулай ук җирле депутатлар һәм хакимиятнең спорт өчен җаваплы түрәләре дә катнашты. Әлеге көнне Наратлы авыл мәктәбе дә гөрләп торды. Анда исә җирле авыл хуҗалыгы директоры булып эшләгән, якташларының абруен, олы мәхәббәтен яулаган Фәрит Самат улы Игътисамов истәлегенә ярышлар үтте: үзебезнең һәм күрше район авылларыннан килгән командалар волейбол, гер күтәрү, пневматик мылтыктан ату һәм шашка уеннарында үзара көч сынашты. Кичкә кадәр дәвам иткән ярышларның нәтиҗәсе түбәндәгечә: волейболда Зеленая Роща командасы үзенең лидер икәнлеген раслады, икенче урын - Карабаш бистәсендә, өченче урын - Васькино (Баулы районы) командасында. 24 килограммлы авырлыктагы гер күтәрүдә Наратлыдан Павел Желованов - I урында, Подгорныйдан Александр Мазлов - икенче, Карабаштан Марат Мирзахмәтов өченче булды. Мылтыктан атуда Данил Маслов (Подгорный) - беренче, Александр Мазлов (Подгорный) - икенче, Николай Антонов (Наратлы) өченче урынны алды. Шашка уенында Никита Бочкарев, Вадим Васильев, Слава Негуляев (барысы да Наратлы авылыннан) призлы урыннарны яуладылар. Менә шулай узды Наратлы авылының бер көне. Киләсе елларда әлеге ярышларның дәрәҗәсе тагын да артыр, географиясе тагын да киңәер дип ышанасы килә.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: