Бөгелмә авазы

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы казанлыларны пляжларда коенуны тыю турында кисәтте

Билгеләнгән кагыйдәләрне бозган өчен штраф каралган.

Казанның оператив штабы утырышында Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков казанлыларны пляжларда коенуның тыелуы турында кисәтте.

Моннан тыш, билгеләнгән кагыйдәләрне бозган өчен штраф каралган.

Казанлылар арасында коронавирус инфекциясе таралу вәзгыяте актуаль булып кала бирә. Сәламәтлек саклау системасы гражданнарны җәмәгать пляжларында коенудан тыелырга чакыра, өстәвенә, бу рәсми  тыелган да”, диде Жаворонков.

Татарстан Республикасы хәзерге вакытта коронавирус инфекциясе таралу шартларында чикләүләр бетерүнең өченче этабына чыкмады әле, шуңа күрә массакүләм ял итү урыннарына бару тыела.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: