Бөгелмә авазы

ТР Президенты барлык татарстанлыларны республиканың 100 еллык юбилее белән котлады

ТР Дәүләт Советының ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы утырышында ул ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов республика үсешенә өлеш керткән татарстанлыларга рәхмәт белдерде. ТР Дәүләт Советының ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы утырышында ул ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә аерым рәхмәт белдерде. 


– ТР Дәүләт Советының юбилей сессиясе Автономияле Татар Республикасын оештыру турындагы декретка кул куелуның 100 еллыгына багышланган тарихи көндә уза, – диде ТР Президенты. 


Ул басым ясап әйткәнчә, татар халкы мәдәнияте үз дәрәҗәсен күтәрде, кыска гына вакыт эчендә куәтле индустриаль һәм фәнни-белем бирү базасы булдырылды. Республика муниципалитетлары һәм оешмалары бүген бик күп чаралар үткәрәләр, дөрес, пандемия шартларында аларны үткәрү онлайн гына мөмкин. Соңыннан Рөстәм Миңнеханов барлык татарстанлыларга тынычлык, бәхет һәм иминлек теләде. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: