Бөгелмә авазы

ТР Хәйрия фонды Сәйдә Йосыповага ярдәм итү өчен акча җыя

Кыз өчен кирәкле операциянең бәясе дүрт миллион сумнан артып китә.

3 яшьлек Сәйдә Йосыповага куркыныч диагноз куйдылар – миелодисплозия.

Шул сәбәпле, гәүдәнең билдән түбән өлеше әгъзалары начар тыңлый, аяк-кул сизгерлеге бозылган. 3 яшьтә дә ул әле һаман да үрмәләп йөри һәм тотынып басып кына тора ала. Аның аяклары акрынлап йөрү сәләтен югалта бара һәм ул аларга кагылганны аз сизә. Әгәр дә аңа вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, симптомнар акрынлап көчәячәк һәм баланы инвалид креслосына китерәчәк. Балага авыр һәм кыйммәтле нейрохирургия операциясе генә ярдәм итә ала.

Израиль табибы Шимон Рохкинд Сәйдәгә операция ясарга риза булган. Операциянең бәясе – 45 320 евро яки Альфа Банк курсы буенча 4 299 509 сум (1 еврога 91,87 + 3 сум).

Сезнең Сәйдәгә ничек ярдәм итә алуыгыз һәм тулырак аның авыруы турында монда: https://aleshafond.ru/children/saida-yusupova.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: