Бөгелмә авазы

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль үзәге белгечләре гражданнар мөрәҗәгате буенча Бөгелмә сәүдә нокталарын тикшерә.

Берничә ай дәвамында ведомство хезмәткәрләре коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау эшендә катнаштылар. Әмма спиртлы эчемлекләрне реализацияләүдә закон бозу очракларын ачыклау буенча да эш тукталып тормады.

Кайбер эшмәкәрләр сыраны ваклап сату күләменең электрон формадагы декларацияләрен вакытында тапшырмаганнар. Ә кемнәрдер аны бөтенләй бирмәгәннәр. Алар административ җаваплылыкка тартылачаклар.

- Күптән түгел Татарстан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы аша мөрәҗәгать килде. Анда Бөгелмәнең Калинин урамында урнашкан бүлеп сатыла торган эчемлекләр кибетендә куллану срогы чыккан сыра сатылуы турында хәбәр ителгән. Товарга документ таләп иткән сатып алучы гозере үтәлмәгән. Урынга барып, без тиешле сертификат, башка докуметацияләр белән таныштык . Шулай ук эчемлекләрнең куллану срогын тикшердек. Закон бозу очраклары ачыкланмады, - дип хәбәр итә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль үзәге эксперт-белгече Лилия Степанова. Быел бөгелмәлеләрдән ТР  uslugi.tatarstan.ru дәүләт хезмәте порталында алкоголь җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә законнарны үтәмәү хакында дүрт шикаять чыкты. Шуларның берсенең дөреслеге ачыкланды. Шәхси эшмәкәр Совет урамында урнашкан кибеттә товарны озатып баручы документлардан башка гына сыра саткан. Чагыштыру өчен, узган елда  “Халык контроле”нә “кайнар” эчемлекләр сату белән бәйле тикшерүгә  барлыгы 11 гариза килгән. Биш факт ачыкланган.

Исегезгә төшерәбез, “Халык контроле”ндә басылып чыккан дөрес мәгълүмат өчен бер меңнән өч меңгә кадәр матди бүләк каралган. Акчаларны закон бозучы админстратив яки җинаять җаваплылыгына тартылган очракта гына алыра була.

Моңарчы контрафакт юк ителә иде. Хәзер аны җәмгыятькә файдага кулланырга була. Россия хөкүмәте тарафыннан конфискацияләнгән этиль спирты һәм составында спирт булган башка сыеклыкларны кайбер очракларда кире эшкәртүгә җибәрергә була.Соңыннан алардан дезинфекция чаралары ясыйлар. Әлбәттә, башта продукция лабораториядә җитди тикшерү үтә.

ТР “Роспотребнадзор” идарәсе биргән мәгълүматлар буенча быелның беренче яртыеллыгында 237 алкоголь һәм башка спирты эчемлекләр кулланып агулану очрагы теркәлгән. Шуның 24е - балалар һәм яшүсмерләр.Зыян күрүчеләрнең күбесе - беркайда да эшләмәүче гражданнар. 128 кеше алкоголь белән агулану нәтиҗәсендә үлгән, 4есе - безнең районнан.

Руслан ВИЛДАНОВ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: