Бөгелмә авазы

ТКХ ярдәмнәрен кулланучылар өчен әлифба

Торак-коммуналь хуҗалыгы - милек мөнәсәбәтләрендә нигезләнгән катлаулы система. ТКХ гражданнарның тормыш өчен мөһим һәм кирәкле мәсьәләләргә кагылып үтә. ТКХ системасына идарә итү оешмалары, торакның милекчеләр ширкәтләре, электрэнергия, җылылык, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүчеләр керә. Системаның ничек эшләгәнен белү һәм торак-коммуналь хуҗалыкның төшенчәләрен, төп билгеләмәләрен аңлау өчен "ТКХ ярдәмнәрен...

Торак-коммуналь хуҗалыгы - милек мөнәсәбәтләрендә нигезләнгән катлаулы система. ТКХ гражданнарның тормыш өчен мөһим һәм кирәкле мәсьәләләргә кагылып үтә. ТКХ системасына идарә итү оешмалары, торакның милекчеләр ширкәтләре, электрэнергия, җылылык, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итүчеләр керә. Системаның ничек эшләгәнен белү һәм торак-коммуналь хуҗалыкның төшенчәләрен, төп билгеләмәләрен аңлау өчен "ТКХ ярдәмнәрен кулланучылар өчен әлифба" иҗат ителде.

Уку әсбабы булган кулланма үзенә 9 бүлек кертә, аларда төп билгеләмәләр бирелгән, торак, коммуналь ярдәмнәр, күпфатирлы торак белән идарә итү алымнары һәм шулай үк торак-коммуналь хуҗалыгында катнашучыларның хокуклары һәм вазифалары күрсәтелгән. Бу әсбап торак-коммуналь хуҗалыгы эшчәнлеге белән кызыксынучылар өчен билгеләнгән, дип хәбәр итә Министрлыкның матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: