Бөгелмә авазы

Тиздән – Яңа ел, эшлисе эш күп

Быелгы төп капиталь ремонт программасына кертелгән 999 күпфатирлы йортның барысында да эшләр тәмамланган. Бу хакта 25 ноябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә әйтелде.

Әлфия МОСТАФИНА.

Киләсе елга күпфатирлы йортларны капиталь төзек-ләндерү программасына килгәндә, 29 муниципаль район (алар арасында безнең Бөгелмә дә бар) расланган һәм килештерелгән программаларын тәкъдим иткән. Бүгенгә 2012 ел программасына 884 йорт кертелгән. Финанс күләме 4323 миллион сум тәшкил итә. Шуның 176 миллион сумы Бөгелмә муниципаль районына туры килә.

Йортларга 7775 хисап приборы куелган. Бу - планның 96 проценты. 6295 прибор коммерцияле хисапка алынган.

Киңәшмә барышында Чистай һәм Бөгелмә районнарында йортлар түбәләреннән асылынып торган кабельләрне җир астына төшерү эшенең торышы тыңланды. Чистай җитәкчесе 8,5 километр озынлыгындагы линиянең 3 километрын төшерүләрен хәбәр итеп, яңа елга кадәр бу эшне төгәлләячәкләренә ышандырды.

Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Никулина Президентка 54 километр озынлыгында асылынып торган линиянең 52 километры җыештырылуын хәбәр итте.


Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: