Бөгелмә авазы

Тимур Таһиров һәм Рөстәм Галимов – Бөгелмәнең яшь музыкантлары.

Гитаристлар, вакыт-вакыт шәһәр халкы өчен яраткан композицияләрен башкарып, урамда инструменталь концертлар бирәләр.

Металл жанрында башкаручыларны Гашек урамының җәяүлеләр өлешендә, сулык аша күпердә һәм башка кеше күп йөри торган урыннарда күрергә мөмкин. Алар электро- һәм бас-гитарада уйныйлар һәм бер үк вакытта үз чыгышларына барабан һәм вокал язмаларын да кушалар.

Тимур һәм Рөстәм  мәктәп укучылары. Алда егетләрне урта гомумбелем бирү учреждениесендә укуның тагын ике елы көтә, әмма аларның инде киләчәккә планнары  билгеләнгән: Тимур медицина югары уку йортына керергә җыена, ә Рөстәм үз тормышын фән белән бәйләргә тели.

– Биология һәм химия белән кызыксынам. Мин, әтием кебек үк, табиб булырга  хыялланам. Ул  стоматолог. Әмма музыканы да ташларга җыенмыйм. Аңлыйм, вузда укуны репетицияләр һәм чыгышлар белән бергә алып бару авыр булачак, – ди Тимур.

Егетләрнең гитарада уйный башлауларына бер генә ел. Урам чыгышларыннан тыш, аларның әлегә башка тәҗрибәләре юк. Үз тандемнары өчен алар оригиналь атаманы сайлаганнар DE NETLES ("Кычыткан"). Өйдә репетицияләр ясыйлар, ютубтан алган дәресләр һәм роликлар буенча башкару осталыкларын камилләштерәләр. Башка төркемнәрнең җыр кавер-версияләрен уйныйлар, үз композицияләрен язарга өйрәнәләр.

Без Тимур белән икебезгә дә унике яшь булганда таныштык, - дип сөйли Рөстәм. - Уртак якларыбыз күп булып чыкты. Башта безне мирмекология (кырмыскалар үрчетү) белән мавыгу, фәнни өйрәнү якынайтты. Аннары музыка белән шөгыльләнү теләге туды. Металл рокның бер төре. Без бу юнәлешне киң массага чыгарырга телибез.

Әлеге музыкаль жанрны башкаручыларны металлистлар дип атыйлар. Гадәттә, аларның тышкы кыяфәтләре үзенчәлекле: тимер чылбырлар тагылган күн куртка һәм чәнечкеле чалбар, кара майкалар киеп йөриләр, чәчләрен озын итеп үстерәләр. Музыка белән шөгыльләнә башлагач, егетләр дә чын металлистларча киенеп йөри  башлаганнар.

Безгә металл башкаручыларга хас стиль ошый. Әмма сентябрь аена чәчне кыскартасы булыр,  мәктәпкә классик прическа белән барачакмын, дип билгеләп үтте Рөстәм Галимов. Тулаем алганда, игътибарны белем алуга тупларга җыенам, яхшы бәяле аттестат бит музыка белән мавыгуга караганда мөһимрәк.

Тимур Таһиров шулай ук укуны беренче урынга куя һәм гитарада уйнау күңелгә ятышлы бер шөгыль генә булып калачак дип уйлый. Ләкин, югары уку йортына укырга кергәч, һәркайсы фикердәшләрен табар, күнекмәләрен камилләштерер һәм  киләчәктә дә чыгыш ясар дип өметләнәләр.

Мөгаен, “вышка” алгач, язмыш яңадан безнең юлларны бергә кисештерер. Һәрхәлдә, хоббины ташларга җыенмыйбыз. Моңардан ләззәт алганчы уйнаячакбыз, дип фикер йөртә Тимур.

Бөгелмә металлистларының киләчәге ничек булыр, билгеле түгел. Ләкин аларның хыяллары якты, максатлары югары тулы көч белән кешеләрне шатландырырга һәм җәмгыятькә файда китерергә ниятлиләр.

Анастасия БАЛАНДИНА

Автор фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: