Бөгелмә авазы

ӘТИЕМ МИРАСЫ

2016 елның 1 Маенда 80 яшен тутыручы, Карабашта туып-үскән, 52 ел инде Акбаш авылында гомер кичерүче Ак әби - Абруй Шакир кызы Насыйрова истәлекләре. Вәлиәхмәт бабай гаиләсендә балалар күп булган. Алар бары­сы да хаҗга барганнар, зур гыйлем ияләре булганнар. Бабай указ­лы мулла булып, зур мәдрәсә тоткан. Шуңа күрә балалары гарәпчә...

2016 елның 1 Маенда 80 яшен тутыручы, Карабашта туып-үскән, 52 ел инде Акбаш авылында гомер кичерүче Ак әби - Абруй Шакир кызы Насыйрова истәлекләре.

Вәлиәхмәт бабай гаиләсендә балалар күп булган. Алар бары­сы да хаҗга барганнар, зур гыйлем ияләре булганнар. Бабай указ­лы мулла булып, зур мәдрәсә тоткан. Шуңа күрә балалары гарәпчә дә яхшы белгәннәр, ә әтием, соңыннан да укып, тагын берничә тел үзләштергән.

Бабай бик таләпчән, көчле шәхес була. Бервакыт мәдрәсә эшчәнлеге белән танышу өчен авылга Габдулла Тукай килә. Ул ба­байларда берничә көн кунак була. Сарык суеп, көн дә мунча ягып тәрбиялиләр шагыйрьне. Әтигә ул вакытта 11-12 яшьләр тирәсе. Мунчада Габдулланың аркасын юган. "Тәнендә бер чеметем дә ите юк, тире дә коры сөяк, аркасын ышкырга курка идем", - дип искә ала иде әтием.

Тукай киткәндә әтиләргә шигырь дә язып калдырган.

Ихтыяҗым үтәрлек Миндә артык мал да юк. Башкаларга матур күренерлек Матур да, җамал да юк. Бу - минем урыным, диярлек Өем дә, бакчам да юк. Көн күреп торырлык Кесәмдә бер тиен акчам да юк. Сүзләрем сүзләр идем дә Дус кеби кешем дә юк. Шулкадәр җаным тыныч, Ашым да юк, эшем дә юк. Дөньяда ләззәт була ди, рәхәт була ди, Мин аны күргән дә юк. Юк булуда юк шәригыль, Дөньяда мислем дә юк. Мин шулай да сабыр итәм, Юклык белән кайгырмы ймын.

Бу кеше бай һәм дә һибар - Мин шулай дип тормыймын. Чөнки мин гаять ачык белдем Бу дөньяның мутлыгын. Кайгырып, хәсрәтләнеп һичбер файда юклыгын. Ак кәгазьнең өсләрендә Әрле-бирле йөр, каләм. Шунда тутык, шунда күгәр, Шунда булсаң бул әрәм...

Казанга кайтып бер-ике ел үткәч, бөек шагыйрь дөнья куйган. "Безнең гаилә бик якын кешесен югалткан кебек булды, бик борчыл­дык", - дип сөйли иде әтием.

Әтием яшь вакытта "Сәйяр" труппасында спектакльләрдә кат­наша, драматург Таҗи Гыйззәт белән бер бүлмәдә яши, күренекле артистлар Хәлил Әбҗәлилов, Хөсәен Уразиков, Хәким Сәлимҗанов (режиссер Марсель Сәлимҗановның әтисе) һәм башка танылган шәхесләр белән якыннан аралаша.

Әтием бик көчле тавышлы җырчы булып, ул җырлаганда тәрәзә пыялалары зыңгылдап тора иде дип сөйлиләр замандашлары. Шуның өстәвенә бик оста итеп скрипкада, баянда уйный, өйдә ике мандоли­набыз бар иде. Сугыштан соң районда иң беренче пианино безнең Карабаш 1 нче татар мәктәбендә барлыкка килде. Җырга, музыкага сәләтле балаларны җыеп, әти-әниләре белән сөйләшеп, музыка уен кораллары сатып алдыра һәм түгәрәкләр оештыра. Ул гомере буена чын-чынлап халыкка хезмәт итте. Авыл яшьләре, укытучылар кол­лективы, яше-карты - барысы да клубта була ул елларда. Т. Гыйззәт, М. Фәйзи һәм башка драматургларның әсәрләре авыл клубында гына түгел, тирә-як авылларда да уйнала иде. Кышкы салкыннарда аякка чабата киеп, әле җәяүләп, әле ат җигеп, авылларга йөриләр.

Репетицияләр салкын клубта керосин лампасы яктысында үтә. Авыл яшьләре, карына-яңгырына карамыйча, клубка ябышып яталар иде. Пьесаны өйрәнгәндә әтием еш кына артистларны тетеп сала, мин: "Иртәгә килмәсләр инде", - дип, шөбһәгә төшәм, ә алар, киресенчә, барысы да үҗәтлек белән киләләр, кайберәүләр хәтта гаиләләре белән йөриләр иде. Рольләрен шулкадәр оста башкаралар, чын артистларың бер якта торсын! Алар текстны тулысынча ятладылар, бер генә тап­кыр да суфлер хезмәтеннән файдаланмадылар. Мин үзем, бер көн дә калмыйча, әтигә ияреп клубка бара идем. Анда миңа да һәрвакыт берәр эш табыла: фәлән абыйдан, я фәлән ападан я хәрби киемнәр, я бай хатыннары кия торган калфак, камзул, күлмәкләр сорап алып кайту миңа йөкләнә иде.

Танылган композиторларыбыз Заһид Хәбибуллин, Әнвәр Бакиров әтиемнең бик якын дуслары иде. Заһид абый, Карабашка килгәч, безне күрмичә китми торган иде. Соңгы күрешүебез аның иҗат кичәсендә булды. Бистәнең Төзүчеләр клубында без - өч кеше зур концерт куй­дык. Башта Заһид абый сөйләде, пианинода, скрипкада уйнады. Ан­нан соң әти белән икесе скрипкада уйнадылар. Заһид абый скрипкада уйнап, мин "Фазыл чишмәсе"н җырладым. Аннан соң әти жырлады. Ул көннәр минем күңелемдә мәңгелек хатирә булып уелып калдылар. Безнең гаиләдә барысы да матур җырлыйлар, баянда уйныйлар. Аны мин әтидән калган изге мирас дип кабул итәм.

"Бәширәнең тавышы сирәк очрый торган тавыш, югалып калмаса ярар иде", - ди торган иде әтием. Аллага шөкер, Бәширә зур сәхнәгә чыкты, аның җырлары әти рухына хәер-дога булып барсын.

Мин үзем бик кечкенәдән әтигә, бер тотам калмый, ияреп йөрдем. Кичләрен аның белән бергә мәктәпкә педсоветка бара, анда төнгә хәтле лампа яктысында китап карап утыра торган идем. Беренче клас­ска укырга кергәнче үк, кәгазьдән букча ясап, әти белән мәктәпкә ба­рып, аның дәресләренә кереп, иң арткы партада утыра идем. Шуңа күрәдер, мөгаен, мәктәпкә кергәнче үк калын-калын китапларны укый ала идем инде.

Ул елларда барлык укытучылар да колхозчылар арасында агитмасса эшләре алып барды, әтием бик көчле агитатор да иде әле.

Ак яулык бәйләп, фетр эшләпә киеп, кулларына урак тотып, безнең апалар ураза вакытында Аркылы Каран дигән басуга урак урырга баралар, 25 сутый җирдә игенне урып, көлтәгә салалар, өяләр иде. Көне буе эсседә ач килеш, бер йотым су эчәргә тилмереп, хәлдән таеп, тагын җәяү кайталар. Өйдә исә аларны тагын бетмәс-төкәнмәс эш, ач балалар көтә. Әти - агитатор, ул да кырга бара. Башкалар белән бергә ул да 25 сутый бодай ура, ә миңа бодай кыздырып бирәләр.

Тормыш ничек кенә авыр булмасын, кешеләр көнне төнгә ялгап эшләделәр, зарланмадылар, тату яшәделәр. Әтиебез һәрвакыт: "Бала­лар, беркайчан да кешене рәнҗетмәгез, кеше әйберенә кагылмагыз, кызык-магыз, кешеләргә ярдәмчел булыгыз", - дип кисәтеп тора иде.

Әтием үрнәгендә мин үзем дә яшьтән үк җәмәгать эшләрендә ак­тив катнашып үстем. Үзем белә-белгәннән бирле колхозга да, кирәк җирләргә дә плакатлар яздым, агитатор, ирекле дружина командиры, партоешма секретаре, депутат, халык утырышчысы булдым, башка вазифаларны башкардым. Хезмәт юлымны мин клубтан башладым, аннан соң медицина өлкәсенә күчтем. Тик минем бер генә көнем дә җәмәгать эшләреннән башка үтмәде. Гомерем буена бик авыр минут­ларда әтиемнең киңәшләрен тотып яшәдем. Авыр туфрагы җиңел бул­сын.

Хәзер инде мин күптән лаеклы ялда. Ләкин һаман да, булдыра ал­ганча, кешеләргә ярдәм итеп яшәргә тырышам, җәмәгать эшләреннән баш тартмыйм. Әтием үрнәге мине гомерем буе озата бара.

Дания РӘҮПОВА. "Мөгаллимгә мәдхия" китабыннан. Әлмәт, 2014 ел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: