Бөгелмә авазы

Террочылыкка каршы көрәш – заман таләбе

24 август көнне шәһәр хакимиятендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе булып узды. Анда Бөгелмә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин, шәһәр прокуроры Валерий Кузьмин, хокук саклау органнары вәкилләре, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр катнашты. Киңәшмәдә сүз кешеләр күп җыела торган урыннарда террорчылыкка каршы тору инженерлык-техник тәэминаты турында барды. Алда Белем бәйрәме -...

 

24 август көнне шәһәр хакимиятендә террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе булып узды. Анда Бөгелмә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин, шәһәр прокуроры Валерий Кузьмин, хокук саклау органнары вәкилләре, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр катнашты.

Киңәшмәдә сүз кешеләр күп җыела торган урыннарда террорчылыкка каршы тору инженерлык-техник тәэминаты турында барды.

Алда Белем бәйрәме - 1 нче сентябрь. Шушы көннән башлап, полиция хезмәткәрләре мәктәпләрдә кизү тора башлаячак. Тик моның белән генә террорчылыкка каршы көрәшеп булмый. Прокурор Валерий Кузьмин сүзләренә караганда, гомуми белем бирү оешмаларында тәртип саклауны алдан ук оештыру кирәк. Мәктәпләрдә күзәтү видеокамералары куелырга, янгынга каршы системалар урнаштырылырга тиеш. Тик кайбер мәктәпләрдә, бу очракта 1 нче номерлы уку учреждениесе мисал итеп китерелде, капиталь ремонт тәмамланмаган, шул сәбәпле саклану чаралары да урынына урнаштырылмаган. Моны мәктәпләрне кабул итү комиссиясе эше вакытында ачыклаганнар.

-- Кимчелекләрне 1 сентябрьгә кадәр бетерергә кирәк, чөнки Белем бәйрәменнән соң мәктәпләрнең кайберләрендә сайлау участоклары ачылачак, -- дип кисәтеп үтте прокурор.

Хокук саклау органнары шушы көннәрдә тикшерү уздырган. Алар бомба муляжы салынган сумкалар белән уку учреждениеләренә, сату нокталарына юл алган. Рейд вакытында мәгариф оешмаларының кайберләре кара исемлеккә кергән. Мәсәлән, 4 нче мәктәпнең яңа бинасына граждан киеме кигән полиция хезмәткәрләре бер проблемасыз уза алган.

-- Вахтада утыручы хатын-кыз безгә игътибар да бирмәде, шул рәвешле без муляжларны бәдрәфкә һәм спорт залына куя алдык, -- ди Бөгелмә эчке эшләр начальнигы урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Денис Никитенко.

-- Мондый очраклар башка кабатланмас өчен гаепле кешеләрне административ штрафка тарту мәҗбүри, башкаларга да бу сабак булып торыр, -- дип өстәде прокурор Валерий Кузьмин аның чыгышын дәвам итеп.

Шәһәрнең юбилеен тыныч итеп уздыру өчен шулай ук аерым чаралар оештырылачак, полиция хезмәткәрләре халык күп җыела торган урыннарда кизү торачак.

Эшлисе эшләр әле шактый. Күмәк чаралар уза торган урыннарга аерым таләпләр куела. Бу закон белән дә каралаган. Эш бар җирдә дә тиешле дәрәҗәдә алып барылырга тиеш. Бу -- заман таләбе.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: