Бөгелмә авазы

Территориаль сайлау комиссиясе карары

2015 елның 13 сентябрендә узачак Татарстан Республикасы Президентын һәм өченче чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Бөгелмә шәһәр Советына депутатлар сайлауларына вакытлыча тору урыннарында булган сайлаучылар өчен участоклар төзү турында 2002 елның 12 июнендә чыккан "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашуга хокукларына төп гарантияләр турында"гы Федераль...

2015 елның 13 сентябрендә узачак Татарстан Республикасы Президентын һәм өченче чакырылыш Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Бөгелмә шәһәр Советына депутатлар сайлауларына вакытлыча тору урыннарында булган сайлаучылар өчен участоклар төзү турында 2002 елның 12 июнендә чыккан "Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашуга хокукларына
төп гарантияләр турында"гы Федераль Законның 19 нчы маддәсе, 5 нче пунктына һәм Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 27 нче маддәсе, 4 нче пунктына ярашлы рәвештә, вакытлыча тору урыннарында булган сайлаучыларның тавыш бирүен уздыру һәм тавышларны санау өчен Бөгелмә шәһәре (округ) территориаль сайлау комиссиясе карар бирде:
"Бөгелмә үзәк район хастаханәсе" учреждениесендә (14 Шәһит урамы, 11 нче йорт) хәлиткеч тавышка ия булган 8 әгъзадан торган 1141 нче номерлы сайлау участогы төзергә.
РФ ФСИН ТР идарәсенең 3 нче тикшерү изоляторында (Казан урамы, 2 нче йорт) хәлиткеч тавышка ия булган 6 әгъзадан торган 1142 нче номерлы сайлау участогы төзергә.
Әлеге карарны "Бугульминская газета" һәм "Бөгелмә авазы" газеталарында бастырып чыгарырга.
В. НАУМОВ,
территориаль сайлау комиссиясе рәисе.
Ә. САЛИХОВА,
территориаль сайлау комиссиясе сәркатибе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: