Бөгелмә авазы

Телефон аша алдау очракларының 3 %ы гына ачыклана

Телефон аша эш итүче кырыгалдарлар турында Татарстанда да еш ишетелеп тора. Республикада телефон мошенникларының нибары 3 %ы гына ачыклана. Башлыча алар халыкны ирекләреннән мәхрүм ителгән урыннан торып алдый.

Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков белдергәнчә, Эчке эшләр министрлыгы белән Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе кырыгалдарларны ачыклау һәм тоткарлау буенча уртак чаралар куллана алмады. Ул шулай ук бу мәсьәләдә прокурор активлыгының җитәрлек булмавын да ассызыклады. Илдус Нәфыйков, тиз арада телефон аша алдауга китергән сәбәпләрне анализлау һәм чаралар куллануны йөкләде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: