Бөгелмә авазы

Техник фәннәр докторы, Татарстанның атказанган химигы Азат Зыятдинов вафат

Техник фәннәр докторы, профессор, Татарстанның атказанган химигы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы киңәшчесе, Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Азат Зыятдинов вафат булды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина хәбәр итте. Азат Зыятдиновка 78 яшь иде. Ул бүген иртән үз өендә вафат булды. Азат Зыятдинов туган авылында җирләнәчәк,...

Техник фәннәр докторы, профессор, Татарстанның атказанган химигы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президиумы киңәшчесе, Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Азат Зыятдинов вафат булды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина хәбәр итте.

Азат Зыятдиновка 78 яшь иде. Ул бүген иртән үз өендә вафат булды. Азат Зыятдинов туган авылында җирләнәчәк, дип хәбәр хәбәр итте Дания Заһидуллина.

Азат Зыятдинов 1939 елда Балтач районы Таузар (Таузар Иле) авылында туган. Казан авиация институтын тәмамлый, "Түбән Кама Нефтехим" берләшмәсендә эшли. Мәскәү химия-технология институтының аспирантурасында укый, "Математик модульләштерү ысуллары нигезендә нефтехимия каталитик процессларын интенсивлаштыру" темасына диссертация яклап, техник фәннәр докторы дәрәҗәсен ала. Ул - 150дән артык фәнни хезмәт һәм ачышлар авторы. Татарстан Республикасының атказанган химигы. Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины.

Азат Зыятдинов танылган җәмәгать эшлеклесе дә иде. 1990 елда Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты, Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында декларацияне әзерләүдә актив катнашкан сәясәтчеләрнең берсе булды.

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: