Бөгелмә авазы

Театрга бардык, ләззәт алдык

Алга посёлогында яшәүче өлкән яшьтәгеләр сәхнәләштерелгән тамашаларны бигрәк тә ярата. Менә берничә ел инде алар зур мәдәният дөньясына "чыгу" һәм профессиональ артистларның уенын карап соклану мөмкинлегенә ия. Соңгы көннәрдә, мәсәлән, социаль хезмәткәр Рузалия Мәрданова үз карамагындагылар һәм шулай ук Алга халкын Бөгелмә драма театрына алып бару хәстәрен күреп яшәде. 1...

Алга посёлогында яшәүче өлкән яшьтәгеләр сәхнәләштерелгән тамашаларны бигрәк тә ярата. Менә берничә ел инде алар зур мәдәният дөньясына "чыгу" һәм профессиональ артистларның уенын карап соклану мөмкинлегенә ия.

Соңгы көннәрдә, мәсәлән, социаль хезмәткәр Рузалия Мәрданова үз карамагындагылар һәм шулай ук Алга халкын Бөгелмә драма театрына алып бару хәстәрен күреп яшәде. 1 ноябрьдә анда Буа драма театры ирония остасы Зөлфәт Хәким пьесасы буенча эшләнгән "Килә ява, килә ява" спектаклен күрсәтте.

­- Мондый чараларга әзерләнгәндә, бергә җыелышып, ветераннар рәхәтләнеп аралашалар, фикер уртаклашалар, яңа танышлар табалар. Алга халкы һәм социаль хезмәткәрләр исеменнән "Климат Сервис" җәмгыяте директоры Мөнир Сәлимҗановка зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә, транспорт белән һәрчак ул тәэмин итә, - ди социаль эшләр белгече Елена Колупаева. - Нәкъ менә аның ярдәме белән өлкән яшьтәге кешеләр шәһәргә барып, театр сәнгате дөньясына "чумалар", рухи һәм эстетик ләззәт алалар.

Рәзилә ШАКИРОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: