Бөгелмә авазы

Түбән Камада кеше калдыклары табылган (+ФОТОЛАР)

Түбән Камада балалар бакчасы янында кеше калдыклары табыла. Аларга Түбән Камада яшәүче хатын-кыз тап була һәм фотоларны "ВКонтакте" социаль челтәрендәге җирле төркемгә куя. Аңа полициягә мөрәҗәгать итәргә кушалар. Хәзер әлеге урында полиция хезмәткәрләре эшли. Калдыклар суд-медицина экспертизасына җибәрелгән, нәтиҗәләр тиздән билгеле булачак. Тикшерүче аларның, чыннан да, кешенеке булырга мөмкинлеге турында...

Түбән Камада балалар бакчасы янында кеше калдыклары табыла.

Аларга Түбән Камада яшәүче хатын-кыз тап була һәм фотоларны "ВКонтакте" социаль челтәрендәге җирле төркемгә куя. Аңа полициягә мөрәҗәгать итәргә кушалар. Хәзер әлеге урында полиция хезмәткәрләре эшли.

Калдыклар суд-медицина экспертизасына җибәрелгән, нәтиҗәләр тиздән билгеле булачак. Тикшерүче аларның, чыннан да, кешенеке булырга мөмкинлеге турында әйтә. Хәзер инде аларның кайдан барлыкка килүен ачыклыйсы бар.

Бу хәлдән соң ук, ТР Биектау районының Озерный бистәсендә, шулай ук, кеше калдыклары табылган.

kazanfirst.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: