Бөгелмә авазы

Тавыш бирүдә катнашып, үзебезнекеләрне яклыйк!

Энергетика тармагының нәтиҗәлелеге һәм аны үстерү мәсьәләләренә багышланган IV Халыкара форум алдыннан күмәк мәгълүмат чаралары арасында оештырылган I Бөтенроссия конкурсының региональ этабы төгәлләнде. Бәйгенең федераль этабында көч сынашу өчен Татарстан Республикасыннан Россия Энергетика министрлыгына лаеклы тәкъдим-проектлар җибәрелде. Бәйгенең максаты - энергияне бәрәкәтле тотуга, нәтиҗәлелекне күтәрү кирәклеге проблемаларына халыкның игътибарын җәлеп...

Энергетика тармагының нәтиҗәлелеге һәм аны үстерү мәсьәләләренә багышланган IV Халыкара форум алдыннан күмәк мәгълүмат чаралары арасында оештырылган I Бөтенроссия конкурсының региональ этабы төгәлләнде. Бәйгенең федераль этабында көч сынашу өчен Татарстан Республикасыннан Россия Энергетика министрлыгына лаеклы тәкъдим-проектлар җибәрелде.

Бәйгенең максаты - энергияне бәрәкәтле тотуга, нәтиҗәлелекне күтәрү кирәклеге проблемаларына халыкның игътибарын җәлеп итү.

Һәр номинация буенча федераль эксперт комиссиясе тарафыннан сайлап алынган иң яхшы конкурс проектлары 2015 елның 1 - 10 ноябрендә конкурсның http://медиатэк.рф/ рәсми сайтында ачык тавыш бирүгә куелачак.

Һәммәгезне дә Интернет-тавыш бирүдә катнашырга һәм Татарстан Республикасы проектларын яклап тавыш бирергә чакырабыз. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Халыкара форум үткән көннәрдә - 19 - 21 ноябрьдә Мәскәүдә узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: